news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның инвалидлар арасында баскетбол командасы бөтенроссия форумында катнашачак

Бүген “Олимп” спорт комплексында Татарстан Республикасының коляска белән хәрәкәтләнүче инвалидлар арасында баскетбол буенча командага махсус коляскалар һәм спорт формасы бүләк итү тантанасы булды

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Олимп” спорт комплексында Татарстан Республикасының коляска белән хәрәкәтләнүче инвалидлар арасында баскетбол буенча командага махсус коляскалар һәм спорт формасы бүләк итү тантанасы булды. Анда ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Россия инвалидларының спорт берлеге президенты Флюр Нурлыгаянов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев, паралимпия уеннары чемпионкасы Ирина Гнедова һәм башкалар катнашты.

Билгеле булганча, 22-25 октябрьдә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” бөтенроссия спорт форумы кысаларында Коляска белән хәрәкәтләнүче инвалидлар арасында баскетбол буенча бөтенроссия кубогы узачак. Т. Ларионова бу уңайдан команда әгъзаларына: “Сез тормышыгыздагы тагын бер баскычны үтәсез. Миңа баскетбол командасын оештыру һәм “Россия – спорт державасы” халыкара форумы кысаларында инвалидларның баскетбол ярышларын уздыру идеясе бик ошады. Шунысы кызганыч: бу команда элегрәк барлыкка килмәде. Шул ук вакытта без уенның уңышлы узуына зур өметләр баглыйбыз. Чөнки сез гомер буена көрәшчеләр һәм җиңүчеләр рәтендә”, - диде ул.

Хәлил Шәйхетдинов исә: “Мин күрәм: сезнең характерыгыз нык, сез түземле. Сез Татарстан данын бөтенроссия форумында якларга әзер. Сез бүгеннән үк җиңүчеләр: үзегезне җиңеп, шушы спорт залына килгәнсез. Бу сезгә очрашу, аралашу мөмкинлеген тудыра”, - дип, уенчыларга уңышлар теләде.

Флюр Нурлыгаянов сүзләренчә, бик яхшы баскетбол мәктәбе, халыкара стандартлар буенча төзелгән спорт корылмалары булган Казанда инвалидларның баскетбол командасы юклык гел сораулар тудыра иде. “Биш ай элек бу хакта ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән сөйләшү булды. Казанда инвалидлар арасында баскетбол булачак – димәк, без турнирның бер максатына ирештек. Татарстанда бу проблеманы бөтен күңелен биреп хәл итүчеләр башка төбәкләр өчен үрнәк булачак. Бу юнәлештә иҗтимагый-дәүләти мөнәсәбәтләр үсәчәк. Татарстан баскетбол командасының нәкъ менә “Россия – спорт дерҗавасы” форумына әзерләнгән чорда оешуы зур мәгънәгә ия”, - диде Россия инвалидларының спорт берлеге президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100