news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның инвалид балалар тәрбияли торган гаиләләренә 1 миллион сум акча бирәчәкләр

Казанда 87 мең 57 инвалид яши, шуларның 4188е – балалар.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Казанның инвалид балалар тәрбияләүче 342 гаиләсе Татарстан бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. Бу – узган елга караганда 41 процентка артыграк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Шәһәр хакимияте матди ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 26 мең сум акча бүлеп бирәчәк.

Казанда 87 мең 57 инвалид яши, шуларның 4188е – балалар. 774 инвалид бала мәктәпкәчә учреждениеләргә бушлай йөри.

Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә 112 инвалид бала академик ишү, бочче, җиңел атлетика, өстәл теннисы, керлинг, чаңгыда узышу, йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Быелның 10 аенда махсуслаштырылган үзәкләрдә 2981 кеше (шуларның 1600е – балалар) тернәкләндерү курслары узган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot