Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Имәнлек урамындагы йорт подвалында кыз баланың үле гәүдәсе табылган
Бүген судта, тикшерүчеләр соравы буенча, җинаять кылуда гаепле кешене кулга алу мәсьәләсе карала
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Кичә сәгать кичке 5 тирәсендә Казанның Имәнлек урамындагы 7 нче йортның подвалында торак-эксплуатация идарәсе хезмәткәрләре җиргә күмелгән кыз гәүдәсе тапкан.
Шушы урынга чакырып китерелгән тикшерү-оператив төркеме кыз баланың киемсез килеш җәймәгә (простыня) төреп скотч белән уратылган булуын, сул кулы белән уң үкчәсе юклыгын ачыклаган.
Бераз вакыттан әлеге табылган кызның кем булуы ачыкланган: ул Икътисад, идарә һәм хокук институтының 5 нче курс студенты, 26 яшьтә булган һәм шушы йортта фатирда торган. Узган елның декабренда эзсез югалган кызның әнисеннән милиция гариза кабул итеп алган булса да, эзләнүләр уңай нәтиҗә бирмәгән, аның 28 яшьлек таныш егете дә ул чакта кызның кайдалыгын әйтә алмаган.
Инде үле гәүдә табылгач, шушы егет кызны үтерү шиге белән кулга алынган һәм тикшерү барышында ул җинаятен таныган. Кеше үтерергә маташканы өчен элек хөкем ителгән бу егет 13 декабрь көнне кыз яшәгән фатирда ике арада ызгыш чыгуын һәм үзенең кызны буып үтерүен сөйләп биргән. Соңыннан исә гәүдәне шушы йорт подвалына төшереп күмгән.
РФ Прокуратурасы карамагындагы тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәренчә, хәзерге вакытта шушы вакыйгага китергән хәлләрне ачыклау юнәлешендә оператив-эзләү чаралары башкарыла.
Бүген судта, тикшерүчеләр соравы буенча, югарыда әйтелгән кешене җинаять эшләү шиге буенча кулга алу мәсьәләсе карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз