news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ике вузы хезмәткәрен ришвәт биргәндә арадашчылык иткән өчен тоткарлаганнар

Әлеге акчалар укымыйча һәм имтиханнар тапшырмыйча гына дипломнар «сатып алу» өчен тәгаенләнгән булган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан илкүләм тикшеренү технология университетының кафедра мөдирен һәм Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты проректорын 800 мең сум ришвәт тапшырганда тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вәзгыять белән таныш булган чыганак хәбәр итте.

Әлеге акчалар укымыйча һәм имтиханнар тапшырмыйча гына дипломнар «сатып алу» өчен тәгаенләнгән булган. Казан илкүләм тикшеренү технология университетын тәмамлау турында документ – 300 мең, Казан дәүләт медицина университеты дипломы 500 мең сумга бәяләнгән.

Югары уку йортларының әлеге ике хезмәткәрен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары нәкъ менә акчаларны тапшырган вакытта тоткарлаган.

Гаепләнүчеләргә карата «Ришвәт биргәндә арадашчылык итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аларны 12 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100