news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның ике урамында транспорт хәрәкәте ремонт эшләре аркасында чикләнәчәк

Казанның Чуйков урамында сентябрь ахырына кадәр транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе хакында алдарак хәбәр ителгән иде.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 майдан Татарстан башкаласында Мехчылар һәм Академик Лаврентьев урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

30 октябрьгә кадәр Мехчылар урамының Девятаев урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Бу юлда һәм тротуарларда ремонт һәм төзелеш эшләре үткәрү белән бәйле.

Шулай ук 17 майдан Академик Лаврентьев урамында да машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Анда Адоратский урамы чатында, 12нче йорт янында 21 июньгә кадәр җылылык челтәрләрен ремонтлау күздә тотыла.

Казанның Чуйков урамында сентябрь ахырына кадәр транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе хакында алдарак хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot