news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ике паркында яктыртылган чаңгы трассалары барлыкка киләчәк

Казанлылар Җиңү паркы һәм «Крылья Советов» паркында чаңгыда шуа алачак.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Парк һәм скверларны төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Казанның ике паркында яктыртылган чаңгы трассалары барлыкка киләчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Әйтик, Җиңү паркында – 3 чакрым, «Крылья Советов» паркында 1,3 чакрым озынлыгындагы чаңгы трассасы пәйда булачак. Әлеге парклардан тыш, төзекләндерү программасы Горки-Әмәт урманына да кагылды. Биредә чаңгы трассалары һәм чаңгычылар өчен күперчекләр тәртипкә китерелде.

Вострикова билгеләп үткәнчә, Горький паркы, Нагорный бистәсендәге Каенлык, Юдино һәм Чабакса торак массивларында да яктыртылган чаңгы трассалары булдыру күздә тотыла.

Казанда 10 чаңгы базасында берничә прокат пункты эшләячәк. Прокатка 1500 пар чаңгы бирәчәкләр.

«Свияжские холмы» курорт-шәһәре һәм «Нагорный» торак массивында, Тирән күлдә, Бертуган Касыймовлар һәм Имәнлек урамнарында махсус трассалар һәм тау чаңгылары, кар автомобиле, сноуборд, тюбингларны прокатка бирү пунктлары оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100