news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның ике мәдәни үзәгендә ике атна дәвамында үзешчән театр спектакльләре күрсәтелә

“Идел йорт” XVIII халык театр коллективлары төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры башлана.

Казанның ике мәдәни үзәгендә ике атна дәвамында үзешчән театр спектакльләре күрсәтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәдәният министрлыгының 2018 елга төп чаралары планы нигезендә, 8-14 октябрьдә - Казанның  Ленин исемендәге һәм 15-21 октябрьдә “Юность” мәдәни үзәкләрендә Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” XVIII театр коллективлары төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Бәйгедә 20 үзешчән театр коллективы катнаша. 8 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә бәйгенең тантаналы ачылышы булачак.

Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының "Идел йорт" конкурсының йомгаклау туры спектакльләре программасы:

Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы (Копылов урамы, 2А) 

8 октябрь (дүшәмбе). Актаныш районы, Иске-Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Әниемнең ак күлмәге». Шәриф Хөсәенов.
Режиссер: Нур Хөсәенов. Башлана 18.00

9 октябрь (сишәмбе). Башкортстан республикасы, Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры, «Күршеләргә кунак килде». Наҗар Нәҗми.
Режиссер: Азамат Гыйльманов. Башлана 18.00

10 октябрь (чәршәмбе). Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры, «Смехалион» борынгы грек комедиографы Плавтның әсәрләре нигезендә.
Режиссер: Евгений Казанцев. Башлана 18.00

11 октябрь (пәнҗешәмбе). Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры, «Илгизәр + Вера». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Гөлсинә Җамалиева. Башлана 18.00

12 октябрь (җомга). Мөслим район мәдәният йортының халык театры, «Яшь йөрәкләр». Фәтхи Бурнаш.
Режиссер: Зөлфия Фәхретдинова. Башлана 14.00

Саба район мәдәният йортының «Балкыш» театраль коллективы, «Ай күлгә сыенганда». Гөлсинә Галимуллина.
Режиссер: Айрат Зиннуров. Башлана 18.00

13 октябрь (шимбә). Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры, «Балакайларым». Әнгам Атнабаев.
Режиссер: Гафур Каюмов. Башлана 14.00

Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры, «Гөргери кияүләре». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Флюра Шәрипова. Башлана 14.00

14 октябрь (якшәмбе). Чирмешән район мәдәният йортының халык театры, «Кыр казлары артыннан». Илдар Юзеев.
Режиссер: Рушания Шакирова. Башлана 14.00

Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры, «Галиябану». Мирхәйдәр Фәйзи.
Режиссер: Роберт Галеев. Башлана 18.00

Казан шәһәренең «Юность» мәдәният комплексы (Химиклар урамы, 11)

15 октябрь (дүшәмбе). Түбән Кама районы, Каенлы авылы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры, «Табылдык». Рәмзия Хөсәенова.
Режиссер: Разия Якупова. Башлана 18.00

16 октябрь (сишәмбе). Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры, «Син сандугач, мин ‒ каен». Фоат Садриев.
Режиссер: Асия Харисова. Башлана 18.00

17 октябрь (чәршәмбе). Менделеевск районы, Бизәк авылы мәдәният йортының «Елмай» театраль коллективы, «Итәкле кияү». Аманнулла.
Режиссер: Гүзәлия Гомәрова. Башлана 18.00

18 октябрь (пәнҗешәмбе). Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Саташу». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Рафис Сәлахетдинов. Башлана 18.00

19 октябрь (җомга). Балтач район мәдәният үзәгенең халык театры, «Казан егетләре». Мансур Гыйләҗев.
Режиссер: Галия Йосыпова. Башлана 14.00

Апас район мәдәният йортының халык театры, «Әлдермештән Әлмәндәр». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Земфира Мөхәммәтшина. Башлана 18.00

20 октябрь (шимбә). Ульян шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең Бари Тарханов исемендәге театраль коллективы, «Көз» Гаяз Исхакый.
Режиссер: Гөлия Сәлахетдинова. Башлана 14.00

Буа район мәдәният йортының «Яктылык» халык театры,«Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, Ркаил Зәйдулла.
Режиссер: Зөхрә Талипова. Башлана 18.00

21 октябрь (якшәмбе). Русский народный театр «Эксперимент» Чистопольского района, «Ох, уж эта Анна!» М.Камолетти.
Режиссер: Ирина Пискунова. Начало в 14.00

Баулы районы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының халык театры, «Хаҗи әфәнде өйләнә». Шәриф Камал.
Режиссер: Сәгыйт Әхмәтҗанов. Башлана 18.00

news_right_1
news_right_2
news_bot