news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ике хоккейчысы Россиянең яшьләр җыелма командасына чакырылган

Ярышлар 9-11 апрельдә Словакиядә узачак

  (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россиянең хоккей буена яшьләр җыелма командасы Валерий Брагин җитәкчелегендә Дүрт милләт турнирына әзерлек өчен «Новогорски» өйрәнү-тренировка үзәгенә җыена.
Ярышлар 9-11 апрельдә Словакиядә узачак. 5 апрельдә башланачак җыеннарда катнашучылар исемлегенә 28 хоккейчы кертелгән, алар арасында 3 капкачы, 10 сакчы һәм 15 һөҗүм итүче бар, дип хәбәр итә Россия Хоккей федерациясе матбугат хезмәте.
Россия җыелма командасына Казанның “Ирбис” командасыннан сакчы Роман Халиков һәм форвард Александр Протапович чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100