news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Игенчеләр сарае каршында үтәчәк бәйрәмдә лотереяга бозау уйнатыла

Яңа елга багышланган бәйрәм программалары 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк.

Казанның Игенчеләр сарае каршында үтәчәк бәйрәмдә лотереяга бозау уйнатыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). 3, 5 һәм 7 гыйнварда Казандагы Игенчеләр сарае каршында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мәсәлән, 3 гыйнварда кар машиналары һәм квадрацикллар күргәзмәсе, ә 5 гыйнварда җәнлекләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук атта йөрү мөмкинлеге тудырылачак һәм лотерея уйнатылачак. Төп бүләк – бозау.

Бәйрәм программалары 11.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot