news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районындагы дүрт урамда ишегалларын ремонтлау эшләре төгәлләнгән

Зорге урамында урнашкан 88нче йортның 6-10 подъездларына илтүче юллар һәм тротуарларны киләсе елда төзекләндерү күздә тотыла.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Зорге, Фучик, Имәнлек һәм Сафиуллин урамнарында ишегалды территорияләрен ремонтлау эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Зорге һәм Фучик урамнарында ишегалларына керү юллары асфальтланган һәм тротуарлар төзекләндерелгән. Ремонт эшләре Фучик урамындагы 28 һәм 30, Зорге урамындагы 88 һәм 90нчы йорт ишегалларында башкарылган.

Зорге урамында урнашкан 88нче йортның 6-10 подъездларына илтүче юллар һәм тротуарларны киләсе елда төзекләндерү күздә тотыла.

Сафиуллин урамындагы 26, 28 һәм 30нчы йорт ишегаллары да тәртипкә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot