news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе була

Ярминкә Оренбург тракты ур., 24 адресы буенча уздырыла

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 26 ноябрь сәгать 10да Казанның Идел буе районындагы мәшгульлек үзәге филиалы вакансияләр ярминкәсе уздыра. Анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.

Бу көнне эш эзләүчеләргә консультацияләрдә эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм әзерлек курслары үтү буенча белешү мөмкинлеге дә бирелә. Эш эзләүче казанлылар өчен шәһәр предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар да оештырыла. Ярминкәгә килгәннәрне эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган вакытлы матбугат һәм тарату материаллары (буклетлар, белешмә кәгазьләре) белән тәэмин ителә.

Ярминкә Оренбург тракты ур., 24 адресы буенча уздырыла, дип хәбәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100