news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында вакансияләр мини-ярминкәсе узды

Анда барлыгы 304 вакансия тәкъдим ителде

(Казань, 19 март, «Татар-информ»). 18 мартта Казанның Идел буе районы мәшгульлек үзәге  белгечләре вакансияләр мини-ярминкәсе үткәргән. Ярминкәгә 497 кеше килгән, аларның 32се эш урыннарына юллама алган.

Чарада районның 9 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәтләре катнашкан. Алар арасында: "Кирмень" ҖЧҖ, Казанның Идел буе һәм  Вахитов районнары буенча хәрби комиссиариат бүлеге, "Метроэлектротранс" МУПның 2нче троллейбус депосы, "Радиоприбор" ААҖ, "Республика нәшрият йорты" ҖЧҖ, "Кварт" ААҖ, "21нче шәһәр сырхауханәсе", "УПП КПИ" ҖЧҖ. Предприятиеләр барлыгы 304 вакансия тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot