news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган

Янгын Сыртланова урамындагы йортның өченче катында фатирларның берсендә килеп чыккан.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Кичә кич Сыртланова урамындагы бер йортның өченче катында фатир яна башлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алынгач, 19 минуттан утны сүндергәннәр. Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган.

Фатир балконы тулысынча янып беткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot