news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында теплоход комга терәлгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул хакта белдерә

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә кичке 9 нчы 25 минутта Идел елгасында, суднолар йөреше юлының 1315 нче чакрымындагы Победилово бистәсе турысында, теплоход төбе комга терәлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайты шул хакта хәбәр итеп, зыян күрүчеләр юк, судно зарар күрмәгән һәм аның юлында комачауларлык нәрсәләр юк, дип белдерә.

Шушы һәлакәтне бетерү өчен 3 кеше, 1 берәмлек техника җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot