news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында 80 квадрат метр мәйдан нефть продуктлары белән пычранган

Әлеге факт буенча административ тикшерү эше кузгатылды.

Казанның Идел буе районында 80 квадрат метр мәйдан нефть продуктлары белән пычранган
eco.tatarstan.ru

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районындагы Лебедев урамында нефть продуктлары белән пычранган урын турында хәбәр алынды. Бу хакта ведомоствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга кичекмәстән министрлык инспекторлары, белгечләр, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чыкты.

Хәбәрдә күрсәтелгән мәгълүмат расланды. 80 квадрат метр мәйданда нефть продуктлары түгелү факты ачыкланды. Ачыкланганча, әлеге хәл яраксызланган нефть продуктларын туплау цистернасына бушатканда барлыкка килгән. Урында экологлар гомуми химик анализ билгеләү, пычратучы һәм агулы матдәләрнең мөмкин чик дәрәҗәсеннән артып китүе н ачыклау буенча агынты судан пробалар алды. Барлык материаллар да чара күрү өчен прокуратурага һәм табигатьне саклау органнарына тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot