news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның җиде урамында тизлекне чикли торган юл билгеләре алыначак

Тәкъдим Казан Башкарма комитетына 2017 елда шәһәр урамнарында теркәлгән юл һәлакәтләренә нәтиҗәләр ясаганнан соң белдерелгән.

Казанның җиде урамында тизлекне чикли торган юл билгеләре алыначак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласының җиде урамында тизлекне чикли торган (сәгатенә 40 чакрым) билгеләрне алырга тәкъдим итә, дип хәбәр итә Казан автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Тәкъдим Казан Башкарма комитетына 2017 елда шәһәр урамнарында теркәлгән юл һәлакәтләренә нәтиҗәләр ясаганнан соң белдерелгән.

Билгеләрне түбәндәге участокларда алырга яки киметергә тәкъдим ителә:

- Горький шоссесы (Можайский урамыннан Восстание урамына кадәр);
- Михаил Миль урамы;
- Әмирхан һәм Ямашев проспектлары чатындагы юл үткәргеч;
- Аграр урамы;
- Вахитов урамы, юл билгесе 6 нчы йорт янына күчерелә;
- Сәлимҗанов урамы 10 һәм 14 нче йортлар янындагы билгеләр алына, 16 нчы йорт янында урнаштырыла.

Алынган билгеләрне һәлакәтләр күп була торган куркыныч участокларда урнаштырачаклар.

Әлеге мәсьәлә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында каралачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100