Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның җиде мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла
Товар җитештерүчеләр арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәчәк
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 ноябрьдә, Казанның 7 мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Товар җитештерүчеләр арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәчәк, дип игълан салды ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Татпотребсоюз үз продукциясен өч мәйданчыкта тәкъдим итә. Яңа Савин районында – “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары”. Мәскәү районында кулланучылар кооператорлары Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатында сәүдә итәчәк. Вахитов районында Чех базарында һәм Достоевский урамы базарында ярминкә узачак.
Шул ук мәйданчыкларда “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ, “Просто молоко” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ, Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе сату итәчәк.
Совет районында “Казан” агросәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендә арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләре сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәр лицее каршында ярминкә узачак.
Моннан тыш, Чаллыда 5 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре була. Автошәһәрдә яшәүчеләргә Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Чирмешән, Сарман, Баулы һәм Ютазы районнары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз