Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза
Продукция мөмкин кадәр арзан бәядән сатылачак
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Продукция мөмкин кадәр арзан бәядән сатылачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Агросәнәгать паркы, Дәрвишләр бистәсе, Яңа Савин, Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары мәйданчыкларында, шулай ук Чехов базарында Арча, Әтнә, Алексеевск, Кама Тамагы, Нурлат, Саба, Теләче районнары, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе, "Ак Барс" кошчылык комплексының Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз товарларын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән бергә II "Хәләл" республика ярминкәсе дә уздырыла. Чаллыда ярминкәдә биш мәйданчыкта - Минзәлә, Азнакай, Мөслим, Әгерҗе, Чирмешән һәм Баулы районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре катнашында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз