Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре була
Шулай ук Чаллыда да биш җирдә ярминкә оештырыла
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанның җиде мәйданчыгында, Татарстан халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында, ярминкәләр узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә .
"Казан" агросәнәгать паркында Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче, Алексеевск районнары, шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе Совет урамы, 18 нче йорт адресы буенча, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршында узачак. Бистә халкына Әлки районы хезмәтчәннәре, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ, "Сервис-Агро" ҖЧҖ һ.б.лар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.
Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан "Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары" ААҖ каршындагы мәйданда узачак. Бирегә Яңа Чишмә, Спас районнары, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башкалар үз продукцияләрен алып киләчәк.
Авиатөзелеш районында ярминкә Дементьев урамы, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан 123нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда була. Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖнең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башка тауар җитештерүчеләр яшелчә, бәрәңге, сөт һәм башка продукция белән сәүдә итәр дип ниятләнә.
Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстания урамнары кисешкән урында - "Пятерочка+" супермаркеты каршында уза. Шәһәр халкына биредә Буа районы, Татпотребсоюз, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" ААҖ тауарлары тәкъдим ителә.
Быел Киров районында Кызыл Кокшай урамы, 152 нче йорт адресы буенча урнашкан "Ягодная слобода" сәүдә комплексы каршындагы территориядә өстәмә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бирегә Кама Тамагы авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләре, Татпотребсоюз, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы үз продукциясен алып килер дип көтелә.
Достоевский урамында урнашкан Чех базарында Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Лаеш балык заводы" ЯАҖ һәм Алексеевск муниципаль районы продукциясен сатачак.
Чаллыда ярминкәләр шәһәрнең биш мәйданчыгында узачак. Аларда Минзәлә, Азнакай, Мөслим, Әгерҗе, Чирмешән, Баулы муниципаль районнары үз продукциясен тәкъдим итәргә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз