news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Аркадий Гайдар исемендәге үзәктә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» ХІ конкурсы финалы узды.

«Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» бәйгесе җиңүчесе билгеле

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Казанда Аркадий Гайдар исемендәге мәдәни яшьләр үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» ХІ конкурсының финалы узды. Конкурсны Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.

Конкурс өч ай дәвамында барды. Укытучылар портфолиоларын тәкъдим итте, студентлар өчен ачык дәрес үткәрде һәм үзләренең инновацион методик эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Финалга 10 катнашучы чыкты. Алар үз презентацияләрен тәкъдим итте, үзләрен фәнни көрәштә күрсәтте һәм «Талантлы кеше бөтен җирдә дә талантлы» темасына иҗади конкурста катнашты.

Финалда җиңүне Казан дәүләт энергетика университетының Җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева яулады. Казан дәүләт энергетика университеты да үзенең укытучысына ярдәме өчен бүләкләнде. Югары уку йорты командасы «Иң яхшы ярдәм төркеме» номинациясендә беренче урынны алды.

Финалга чыккан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләргә оештыручылар тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100