news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның иң яхшы подряд оешмасын билгеләячәкләр

Бәйгедә 36 оешма катнаша

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Елдагы гадәт буенча, торак йортларны төзекләндерү программасында катнашкан подряд оешмалары арасында конкурс оештырылачак. Бәйгене Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм “Техник күзәтчелек хезмәте” МУО оештыра.
Конкурста барлыгы 36 подряд оешмасы катнашуы көтелә.
Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot