news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның иң яхшы мәчетләрен билгеләделәр

"Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары" бәйгесе быел өченче тапкыр узды, анда 28 чиркәү һәм 33 мәчет катнашкан.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген "Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары" бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Тантаналы рәвештә диплом һәм грамоталарны Казан Ратушасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Егения Лодвигова, шулай ук Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан митрополиясе сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко, РИУның фәнни эш буенча проректоры Рәфис Закиров һәм КФУның дин белгечлеге кафедрасы мөдире Зоя Силаева тапшырдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конкурс быел өченче тапкыр узды, анда 28 чиркәү һәм 33 мәчет катнашкан. Комиссия аларны социаль эшчәнлекләре, гыйбадәт объектларын саклау гамәлләре, мәгърифәт, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өлкәләрендәге эшчәнлекләренә һәм шәһәрнең мәдәни тормышына керткән өлешләренә карап бәяләгән. Мәчетләр арасында җиңүчеләр булып "Мәрҗани", "Ал" һәм "Казан нуры" мәчетләре танылды. Үрнәк дип "Иман нуры", "Гаилә", "Ярдәм" мәчетләрен атадылар. Моннан тыш, бәйгедә тагын алты өстәмә номинация каралды. "Рухи мәдәният энҗесе" булып "Нур-Әл-Ислам" мәчете танылды,

"Мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге" номинациясендә "Мәдинә" мәчете җиңде, "Төзекләндерүдә үрнәк эш" дигән диплом белән "Әтиләр" мечете бүләкләнде, "Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган өчен" "Тынычлык" мәчетенә диплом бирелде , "Дини туризм хәзинәсе" булып "Шамил" мәчете билгеләнде, "Социаль ярдәм" номинациясендә "Гадел" мәчете җиңүче дип табылды. Шулай ук Казан мәчетләренең эшчәнлеген махсус номинацияләрдә дә бәяләделәр: дини йолаларны башкаруда яңа ысуллар керткән өчен "Ризван" мәчете Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте дипломы белән бүләкләнә, "Казан шәһәренең рухи мәгариф үзәге" дип Галиев мәчетен атадылар - аңа Россия ислам институты дипломы бирелгән, "Иң яхшы фәнни тикшеренү үзәге" дигән КФУ дипломы белән Апанай мәчете бүләкләнгән.

Бүләкләү тантанасы барышын иҗади номерлар бизәде: лауреатларны котлап Митрополичий хор һәм Ильяс Халиковның "Мөнбәр" татар дини музыкаль төркеме җырлады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100