news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү проспектында трамвай җәяүлене бәрдергән

Трамвай бәрдергән ир-ат берничә метр вагон астына эләгеп барган.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Казанда трамвай җәяүлене бәрдергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл-транспорт фаҗигасе узган шимбәдә Җиңү проспектында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, вагон йөртүче трамвайны ашыгыч рәвештә туктаткан. Ләкин ир-ат вагон астында берничә метр эләгеп барган. 

Шаһитләр ир-атны трамвай астыннан тартып чыгарырга ярдәм иткән һәм аны табибларга тапшырган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot