news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Җиңү проспектында такси автобуска килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән

Авария кичә көндез җәмәгать транспорты тукталышы янында булган.

Казанның Җиңү проспектында такси автобуска килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Җиңү проспектында такси автобуска килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта юл һәлакәте булган урында төшерелгән фотолар урнаштырды.

Аварияне күргән кешеләр әйтүенчә, «МАЗ» автобусының йөртүчесе тукталыш янында хәрәкәтен акрынайткан. Таксист, җәмәгать транспорты шоферының мондый маневрына әзер булмыйча, аңа килеп бәрелгән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, «КИА» автомобиленең алгы өлешенә зыян килгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, авариядә чит ил автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның икесен дә хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100