news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү паркында сугыш башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уза

Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның җиңү паркында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уздырыла. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты.
 
Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм  зур югалтуларга китергән, 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана.
 
Шуңа да Бөек Ватан сугышында ил өчен һәлак булган батыр сугышчыларны, шулай ук Ватан өчен барлык сугышта гомере өзелгәннәрне искә алу буларак бу көн Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре, патриотик хәрәкәт активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, курсантлар һәм шәһәр халкы катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot