Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Җиңү паркы шәһәрнең экскурсион маршрутына кертелде
Тарихи хәтер һәм менә дигән ял урыны булудан тыш, Җиңү паркы яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә дә ярдәм итәчәк, диде Васыйл Шәйхразиев
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанның 9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына реконструкциядән соң ачылган Җиңү паркы шәһәрнең экскурсион маршрутына кертелде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белдерде. Биредәге интерактив “Хәтер китабы” тарихи-мемориаль комплексы Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмаган 400 мең татарстанлы турындагы мәгълүмат базасын туплаган.
“Тарихи хәтер һәм менә дигән ял урыны булудан тыш, Җиңү паркы яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә дә ярдәм итәчәк”, – диде вице-премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз