Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Җиңү паркы киләчәктә үзгәрергә мөмкин
«Җиңү паркында Мәңгелек ут белән Геройлар аллеясе булачагын күз алдында тотабыз», — диде архитектор.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Җиңү паркы киләчәктә тагы да үзгәрергә мөмкин. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алышуга багышланган киңәшмәдән соң архитектор Герман Бакулин әйтте.
«Бу территория тагы да үзгәрер дип өметләнәбез. Җиңүче Сугышчыга яңа һәйкәл пәйда булачак. Бу биек корылма паркны бизәячәк. Алга таба паркта төзекләндерү, яшелләндерү, ямьләндерү эшләре башкарырга кирәк. Киләсе этап — күл, ул даими игътибар сорый. Без рекреация өлешенә дә үзгәрешләр кертү вакыты килеп җитәр дип уйлыйбыз. Җиңү паркында Мәңгелек ут белән Геройлар аллеясы булачагын күз алдында тотабыз», — диде.
Герман Бакулин ветераннар фикере дә исәпкә алыначагын билгеләп узды.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Әфганстан сугышчысына һәйкәл үрнәге дә расланганын билгеләп үтте. «Әфганчыларның аналары, туганнары, сугышта катнашучылар тарафыннан каралды һәм хупланды. Без уртак фикергә килдек», — диде.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин журналистларга паркта әфганчыларга багышланган һәйкәлнең Декабристлар урамыннан күчерелгәне дә, яңасы да бер урында куелачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз