Казанның җиңел атлетика спортчысы Мәскәүдә халыкара турнирда беренче урынны алган
Казанның җиңел атлетика спортчысы Мәскәүдә халыкара турнирда беренче урынны алган
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). 22 гыйнварда Мәскәүдә үткән "Русская зима" җиңел атлетика халыкара турнирында ядрә ату буенча ярышта казанлы Александр Сальников җиңүче исеменә лаек булган.
Александр Сальниковның нәтиҗәсе - 19,51 метр. Икенче урынны - Иван Юшков, ә өченчене Григорий Панфилов алган. Турнирда 10 төрле программада 13 бүләк уйнатылган. Ярышлар ЦСКА спорт комплексында үткән.