news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Химиклар урамында ике кешене үтерүдә шикләнелүче ир-ат судка китерелде

Фаҗига 30 сентябрь кичендә “Жилплощадка” микрорайонында булган.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Казанның Мәскәү районы судына Химиклар урамында ике кешене үтерүдә шикләнелүче ир-атны алып килделәр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар белән 38 яшьлек шикләнелүче Александр Архиреев арасында күптәнге конфликт булган. Ирләр Архиреевның гараж сатканын белеп алган һәм сатып алучылар кыяфәтендә аның белән очрашуга килгән. Бер мизлгелдә компания аерылып китә һәм сатучы, форсаттан файдаланып, кулына пычак ала һәм бер-бер артлы аларга һөҗүм итә. 

Яраланган егетләрнең берсе урында ук, икенчесе хастаханәгә барганда вафат булган.

Александр Архиреевны икенче көнне кулга алганнар. Аңа карата “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot