news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Хибинская урамында машиналар хәрәкәте өч атнага ябыла

Транспорт хәрәкәте «Салават күпере» торак комплексыннан чыгу юлындагы вазгыятьне яхшырту эшләре башкарылу аркасында чикләнә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 15 октябрьгә кадәр Хибинская урамында машиналар хәрәкәте чикләнә. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан шәһәре Башкарма комитетында имзаланган боерыкка сылтама ясап хәбәр итә.

Хибинская урамының Залесная урамыннан Аксаков урамына кадәрге участогы өч атнага ябыла. Биредә транспорт хәрәкәте «Салават күпере» торак комплексыннан чыгу юлындагы вазгыятьне яхшырту эшләре башкарылу аркасында чикләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot