news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Харовое күлендә балыкларның күпләп үлү куркынычы бар

Балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен экологлар һәм шәһәр халкы илледән артык бәке тишкән.

Казанның Харовое күлендә балыкларның күпләп үлү куркынычы бар
eco.tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать эшендә катнашучылар һәм гади шәһәр халкы Харовое күле балыкларын кислород ачлыгыннан коткарды. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балыкларны күпләп үлүдән коткару өчен активистлар 50 дән артык бәке тишкән.

“Аннан алда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Харовое күле суын тикшерде. Токсикологик анализ нәтиҗәләре суның агулаучан булмавын күрсәтте. Ә менә эретелгән кислород күләме 1,0 мг/дм3 тәшкил итте. Бу нормадан түбәнрәк дигән сүз. Кышкы норма исә 4 мг/дм3 дан да ким булырга тиеш түгел”, - дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Территориаль идарә үзәге җитәкчесе Илһам Сабиров  матбугат хезмәтенә.

Боз һәм кар катламының калын булуы суга кислородның үтеп керүенә комачаулый. Шулай итеп, суда эретелгән кислород күләме кими, бу исә балыкларның күпләп үлүенә китерә. Моны булдырмас өчен бәкеләр ясарга кирәк. Ясалганнары яңадан катмасын өчен экологлар һәм битараф булмаган шәһәр халкы бәкеләргә камыш кочаклары салып калдырган.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре суны кабат тикшерәчәк. Су объектын даими күзәтү эше дәвам итәчәк, дип хәбәр иткәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100