news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның халык фотостудиясе балаларга багышланган фотокүргәзмәсен урамда үткәрде

«Казан» фотостудиясе фотография сәнгатен сөюче гади кешеләрне берләштерә.

Казанның халык фотостудиясе балаларга багышланган фотокүргәзмәсен урамда үткәрде
Солтан Исхаков

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Казан» фотостудиясе паркта фотокүргәзмә оештырды. Җәйгә аяк басканда бөтен дөнья балаларны яклау көнен бәйрәм итә. Урам фотокүргәзмәсе дә балаларга багышланды һәм аларның тамашачылары балалар булды.

«Балаларның эчкерсез елмаюлары сурәтләнгән фотолардан торган күргәзмәне „Елмаю“ дип атадык. Күргәзмәне мәдәният сарае янындагы яшеллеккә күмелгән паркта уздырдык. Хәзер Казанда парклар һәм скверлар матур-төзек, кешеләр рәхәтләнеп ял итә. Биредә иҗатчылар өчен дә урын бар», — диде фотостудиянең җитәкчесе, фотограф Солтан Исхаков.

Паркта фотокүргәзмәне һәм мәдәният сарае сәнгать коллективлары тәкъдим иткән бәйрәм концертын әти-әниләренә ияргән кечкенә балалар да, укытучылары белән килгән мәктәп укучылары да тамаша кылды.  

«Казан» халык фотостудиясе Казанның Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараенда урнашкан. Ул — үзгәртеп кору елларыннан соң Татарстанда бердәнбер сакланып калган, 60 еллык тарихка ия халык фотостудиясе санала. Студия фотография сәнгатен сөюче гади кешеләрне берләштерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100