news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Халев урамындагы янган йортта ремонт эшләре октябрьдә төгәлләнәчәк

Проектның бәясе 5,7 миллион сум тәшкил итә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанның Халев урамындагы янган йортта ремонт эшләре 15 октябрьдә төгәлләнәчәк. Бу хакта, Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерхановка сылтама ясап, мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә «Горжилремонтпроект» ҖЧҖ смета документлары проектын әзерләгән. Проектның бәясе 5,7 миллион сум тәшкил итә. Генераль подрядчы - «Суралстрой» ҖЧҖ.

news_right_1
news_right_2
news_bot