news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның "Хәтер" мәчетенә погонлы мөселманнар йөри

Мәчет урынында элегрәк җәзалар үтәлгән икән, дигән сүзләр - бөтенсе уйдырма, диде Харис хәзрәт.

Казанның "Хәтер" мәчетенә погонлы мөселманнар йөри
Рамиль Гали

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Казанның "Хәтер" мәчетендә уза торган җомга намазларына гадәттә погонлы мөселманнар җыела. "Безнең мәчет кечкенә, шулай да 20-30 кешене сыйдырабыз. Арабызда Коръәнне җан вә тән белән моңлы итеп укучы полковниклар бар", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә  милиция полковнигы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, "Хәтер" мәчетенең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан.

"Мәчет урынында элегрәк җәзалар үтәлгән икән, дигән сүзләр - бөтенсе уйдырма. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җирлегендә һичкайчан да, беркем тарафыннан да, бер кеше дә мондый хәвефкә дучар ителмәгән, - ди Салихҗан хәзрәт. - Җәмгыятьнең иң азгын, фанат сатанистлары чыгара мондый сүзләрне. Бернинди дәвердә дә, бер генә кеше дә монда җәберләнмәгән, ә башка җирләрдә булганын галимнәр тикшерде. 2Бер изге эш эшлим дисәң, шайтан чыга каршыма", дигән берәү. Менә шушы шайтаннар вәсвәсәсе бу. Әйе, заманында кешеләр атылган, җәзага тартылган, ләкин бу урында түгел. Хөкем карары башка урыннарда башкарылган".

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы территориясендә урнашкан "Хәтер" мәчете 2007 елда ачылды. "Бу мәчетне төзүнең төп максаты - Бөек Ватан сугышы кырларында илнең иминлеге өчен ятып калган һәм сугыштан соңгы елларда җинаятьчеләр белән көрәштә һәлак булган милиция хезмәткәрләре истәлеген хөрмәтләү. Вәгазьләр вакытында, һәр көн диярлек ил өчен башын салган милиционерларның якты истәлеге хөрмәтенә аларның исемнәре атала, алар рухына догалар кылабыз», - ди мәчетнең имам-хатыйбы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100