Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның хәрби суды Рамил Ибраһимовның җинаять эшен карауга кереште
Элекке тележурналист “Терроризмны ачыктан-ачык яклауда” гаепләнә.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Елена Мельник). Казанның хәрби суды Рамил Ибраһимовның җинаять эшен карауга кереште. Элекке тележурналист “Терроризмны ачыктан-ачык яклауда” гаепләнә.
Суд утырышында гаепләнүче катнашмаска мөмкин дигән мәгълүмат булса да, Рамил Ибраһимов судка килде.
Исегезгә төшерәбез, узган ел җәй Рамил Ибраһимов, "Эфир" телеканалында телевидение алып баручысы булып эшләгәндә, үзенең социаль челтәрләр битендә Орландо гей-клубының йөздән артык кешесен яралаган һәм үтергән террорчының гамәлләрен хуплап язган иде. Язма кыска вакыт эчендә юкка чыгарылса да, бу Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенә җинаять эше кузгатырга сәбәпче булды.
Моңа кадәр Рамил Ираһимов адвокаты Александр Коган судка яклау ягыннан шаһит итеп, Барак Обаманы чакырырга үтенеч белдергән иде. Суд утырышында ул бу үтенечен кире кагуы турында хәбәр итте.
Алга таба гаепләү нәтиҗәсе игълан ителде. Ибраһимов үз гаебен танымады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз