news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның хәләл ризык ашатучы мәктәпләр һәм балалар бакчалары - исемлек

Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты “Хәләл” комитеты сертификатына ия.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Дини нәзарәтенең рәсми сайтында Казанның хәләл менюлы мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү учреждениеләренең исемлеге бастырылган.
Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты ТР МДН “Хәләл” комитеты сертификатына ия. Биредә мәктәпләргә һәм балалар бакчалары өчен ярымфабрикатлар әзерләнә. Предприятиедә хәләл ризык әзерләү өчен бар шартлар булдырылган дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Дини нәзарәтенең Матбугат хезмәте.
Мәктәпләр исемлеге: Вахитов районыннан 80нче мәктәп, 131нче лицей; Мәскәү районыннан 12нче татар гимназиясе, 2нче, 17нче гимназияләр, 2нче татар-төрек лицее, 2нче татар-төрек лицее филиалы, 65нче, 94нче мәктәпләр; Яңа Савин районының 155нче гимназиясе, 113нче, 165нче мәктәп, 7нче лицей-интернат; Идел буе районының 18нче, 19нчы, 16нче гимназияләре, 68нче, 35нче мәктәпләре, 83нче лицее, Халыкара мәктәп; Совет районының 171, 108, 149, 175, 11 мәктәпләре; Киров районының 4, 3, 15 гимназияләре, Авиатөзелеш районының 62нче мәктәбе.
Хәләл ризык алучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләре:
Вахитов районы - 188, 273, 273 филиалы, 24,89 номерлы балалар бакчалары;
Мәскәү районы – 105, 355, 126, 126 филиалы, 184, 291, 295, 294, 372, 339; 2 нче гимназия каршындагы балалар бакчасы;
Яңа Савин районы - 110, 18, 208, 248, 28, 302, 315, 337, 360, 370, 87, 93, 99;
Идел буе районы - 4, 32, 396, 358, 130, 163, 307, 71, 379, 79 филалы, Солнечный балалар бакчасы
Совет районы - 352,100,54,60,336,67, 399,166,38,377, 112,390,415,103,113,109,377 филиалы, 211,148,124,167,109,272, 398,261,394,330,402,64,67 филиалы, 330 филиалы
Киров районы – 252, 178, 321, 62, 125;
Авиатөзелеш районы – 341, 34 филиал, 172, 348 филиал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100