news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Горький тимер юлы аша чыгу урыннарында 4 юл һаләкәте теркәлгән

Барлык юл һаләкәте дә автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Казан Горький тимер юлы аша чыгу урыннарында 4 юл-транспорт һаләкәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Бу хакта Казанның Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык һаләкәт тә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган автотранспорт чарасы йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан.

Казан төбәге барлыгы 197 тимер юл аша чыгу урынына хезмәт күрсәтә. Аларның 81е – Татарстан территориясендә, 52се – Чувашиядә, 32се – Марий Элда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100