news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Горький шоссесында берничә чакрымлы бөке хасил булган

Берничә сәгать элек спорт үзәге янында “ГАЗель” һәм “Хендэ” машиналары бәрелешкән.

Казанның Горький шоссесында берничә чакрымлы бөке хасил булган
инстаграм

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Аккош күле янында авария булу сәбәпле, Казанның Горький шоссесында берничә чакрымга сузылган бөке хасил булган. Бу хакта шаһитләр хәбәр итә.

“Бөке тимер юл күпереннән Залесный ягына таба сузыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать берләр тирәсендә спорт үзәге янында “ГАЗель” һәм “Хендэ” машиналары бәрелешкән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар эшли”, - дип сөйләде шаһитләр.

“Татар-информ”га республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авариядә ике кеше зыян күргән.

“Юл-транспорт фаҗигасендә җиңел машина шоферы - 32 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенгән, аны уртача авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның машинасындагы 25 яшьлек пассажир кыз баш сөяге-баш мие җәрәхәтләре алган һәм аеруча авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган”, - диделәр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100