news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Горький шоссесы тирәсендә юлны су баскан

«Водоканал» МУП авария нәтиҗәләрен бетерү буенча эш алып бара.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда суүткәргечтәге авария аркасында Горький шоссесы тирәсендәге юлны су баскан. Бу хакта Татарстан башкаласында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Водоканал» МУП диспетчерлык хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер авария нәтиҗәләрен бетерү буенча эш алып барыла.

«Эш бара. Бернинди сүндерүләр дә, күчерүләр дә булмый», - диделәр «Водоканал»да. Шул ук вакытта диспетчерлык хезмәтендә эшнең кайчан тәмамлануы турында әйтмәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot