news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Горький исемендәге паркында Туңдырма фестивале башланып китте

Фестивальдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җыры белән чыгыш ясады.

Казанның Горький исемендәге паркында Туңдырма фестивале башланып китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында башланып киткән Туңдырма фестивалендә әлеге десертның йөз төре тәкъдим ителде. Фестиваль ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәмдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җырын башкарды. Яшь җырчыны халык җылы каршы алды.

Лэйна белдерүенчә, ул үзенең танылган җырчы булуын сизми дә калган. "Әле кайчан гына беренче җырымны башкарган идем. Тиз арада рейтингым күтәрелде. Үзем дә сизми калдым", - диде ул.

  • "Малай на белом барсе" җыры клибын ике атна эчендә 3,4 млн кеше караган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot