news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Горки» полиция бүлеге җитәкчесенә иреген чикләү чарасы билгеле булды

Рафаэль Габбазов вазифаи вәкаләтләрне арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелә.

Казанның «Горки» полиция бүлеге җитәкчесенә иреген чикләү чарасы билгеле булды

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүген Казанның Совет районы суды Казанның «Горки» полиция бүлеге башлыгы Рафаэль Габбазовны кулга алды. Ул вазифаи вәкаләтләрне арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелә.

Шунысы игътибарга лаек, иртән судка килгән документларда Габбазовны сак астына алу турында гариза булган. Әмма суд утырышында тикшерүче шикләнелүчене өй арестына җибәрүләрен үтенде.

«Шикләнелүче гаебен өлешчә тану турында күрсәтмәләр биргән. Шулай ук аның тәрбиясендә кече яшьтәге балалар булуы билгеле. Шуңа бәйле рәвештә, тикшерүче сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасын сораган гаризасын кире алган һәм аңа өй аресты чарасын сайлауларын сораган», – дип хәбәр иттеләр судның матбугат хезмәтендә.

Суд тикшерүченең үтенечен хуплады. Рафаэль Габбазов ике ай дәвамында, 16 июньгә кадәр, өй арестында булачак.

«Татар-информ» элек 16 апрельдә Габбазовны «Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» маддәсе нигезендә җинаять кылуда шикләнеп тоткарлануы турында хәбәр иткән иде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында полицейскийны тоткарлау сәбәпләрен ачыклау өчен комиссия төзелде. Әгәр Габбазовның гаебе расланса, аны эчке эшләр органнарыннан эштән азат итәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100