news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Глушко урамындагы күп катлы йортта төтен таралган

41 нче йортка биш янгын сүндерү машинасы килде.

Казанның Глушко урамындагы күп катлы йортта төтен таралган
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген кич 18 сәгать 45 минут тирәсендә Казанның Глушко урамында урнашкан 41 нче йортка биш янгын сүндерү машинасы килде. Ачык ялкын юк иде, хезмәткәрләр төтен исенә чакырылган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре ашыгып, подъездга кереп китте. Ул арада күп катлы торак йортта яшәүчеләр урамга чыга башлады.

Йортта яшәүчеләрнең берсе әйтүенчә, подъездга көйгән ис таралган. 13 нче катта төтен чыга башлаган. «Әле төгәл сәбәбен белмиләр, без урамга саф һавага чыгу яхшырак булыр дип уйладык», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot