news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Герцен урамындагы янгында тагын бер кеше мәете табылды

Һәлак булучыларның барысы да олы кешеләр.

Казанның Герцен урамындагы янгында тагын бер кеше мәете табылды
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Бүген Казанның Герцен урамындагы бер йортта янгын чыккан. Анда өч кеше мәете табылган иде. Соңрак тагын бер мәет табылу турында билгеле булды. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Коткаручылар янгын хәрабәләрен актарганда тагын бер мәет тапты. Һәлак булган дүрт кеше - барысы да олы кешеләр", - диделәр ведомствода.

Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot