news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Гаврилов урамы янында Казансу елгасы буенда төзелеш булачак

Казанның баш архитекторы сүзләренчә, хәлиткеч карар әлегә кабул ителмәгән.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанның яңа генераль планы нигезендә, Гаврилов урамы янында Казансу елгасы буенда яшел территорияне күбрәк саклаган хәлдә, төзелеш эшләрен кечкенәрәк мәйданда алып барырга тәкъдим ителә.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Гаврилов урамындагы зона бик җитди мәсьәлә иде. Ахыр чиктә, шәһәрдә яшәүчеләр һәм активистлар фикерен исәпкә алып, биредә яшел территорияне күбрәк саклаган хәлдә, төзелеш эшләрен кечкенәрәк мәйданда алып барырга тәкъдим ителә, - дип хәбәр итте Татьяна Прокофьева.

Әмма, аның сүзләренчә, хәлиткеч карар кабул ителмәгән әле. «Проект документлары әзер булмый торып, без конкрет материалны белмәячәкбез», - дип искәртте ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot