news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

Төп чаралар Галиев мәчетеннән 20 июльдә иртәнге 2.30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак.

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июльдә, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

«Хозур» ТВ каналларында республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 20 июльдә иртәнге 2.30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак. «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» тамашачылары туры эфирга иртәнге 3.10 сәгатьтә кушыла алачак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.30да мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.00-дә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин булачак. 20 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 09.00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100