news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетендә узачак намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән

Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Казанның Галиев мәчетендә узачак намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән
dumrt.ru

(Казан, 8 октябрь,«Татар-информ»). Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проектында намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 26 октябрьдә кабат үз эшен башлап җибәрә. Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Проектта катнашу өчен гариза язучыларның иң яшенә - 19, иң өлкәненә – 82 яшь. Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. 

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Өч сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 300гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100