Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Тәфсир” буенча дәресләре бирә
Теләгән һәркем килә һәм дини гыйлем туплый, изге китап белән таныша ала
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның Галиев мәчетендә (Тукай урамы 40 нчы йорт) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Тәфсир” буенча дәресләре башлана. Коръәнне тәфсир кылу һәм тәрҗемә итүгә кагылышлы дәресләр һәр атнаның пәнҗешәмбесендә ястү намазыннан соң уздырылачак. Теләгән һәркем килә һәм дини гыйлем туплый, изге китап белән таныша ала. Шулай ук дәрес темасы буенча мөфти хәзрәтләренә сораулар бирергә мөмкин, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз