news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәменә коймак белән чәй әзерләнә

Мәүлид ән-Нәби бәйрәм кичәсенә теләге булган һәркем килә ала.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 6 декабрьдә Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ястү намазыннан соң мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәм кичәсе булачак. Кичәгә теләге булган һәркем килә ала. Мәчеткә килүчеләр Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган вәгазьләр, мөнәҗәтләр ишетә алачак. Шулай ук биредә “Мәүлид ән-Нәби” касыйдәсен укыячаклар.

Төп чарадан соң  коймак белән чәй өстәле әзерләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot