news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете намазы укыла

Намазны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген бөтен дөньяда мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Казанның Галиев мәчетендә гает намазы укыла. Намазны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара. 

Галиев мәчетендә Корбан гаете вәгазе башланганчы бер сәгать дәвамында Коръән укылды. Коръәнне изге китапны өйрәнү бүлеге белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин укыды.

Галиев мәчетендәге бәйрәм вәгазенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Вәгазьне шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм башкалар тыңларга килде. Кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Мөселманнар, тәкбир әйтеп, кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен Татарстан мөфтие, Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты.

Корбанны 1 нче сентябрь көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 2-3 нче сентябрь көннәрендә дә чалса була. Казанда корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар эшли. Диния нәзарәте дә 2 меңнән артык сарык чалып, аларның итен “Зәкят” хәйрия фонды аша мохтаҗларга, инвалидларга һәм ятимнәргә таратачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Галиев мәчете 1798-1801 елларда төзелеп, Печән базары мәчете дип тә, аны төзеткән сәүдәгәр Муса Мәмәш хөрмәтенә Муса бай мәчете дип тә йөртелгән.
1930 елда мәчет манарасы сүтелгән була. 1992 елдан яңадан үз максатларында халыкка хезмәт итә башлый.

Әлеге мәчет, дини комплекс, мәдрәсә татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, танылган педагог, мөдәррис Галимҗан Барудиның эшләве һәм җитәкчелек итүе белән истәлекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100