news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетендә катнаш никах мәсьәләсенә чишелеш эзләделәр

“Никахның асылын аңламаган яшьләргә никах укымый киткән чаклар да булды”, – диде Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Казанның Галиев мәчетендә катнаш никах мәсьәләсенә чишелеш эзләделәр
Султан Исхаков

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләре дискуссион клубының чираттагы җыелышы узды. Анда катнаш никах мәсьәләсе күтәрелде. Чарага ирекле тыңлаучылар килгән иде. Әлеге тема ир-атларны ныграк кызыксындыра бугай. Түгәрәк өстәлдә ир-атлар күбрәк иде. Дөрес, араларында хатын-кызлар да юк түгел.

Төп чыгышны Казан дәүләт ислам университеты хезмәткәре Әбү Яхъя ясады.

"Без берәүне дә мәҗбүр итәргә теләмибез, бүген бары фикер алышырга җыелдык",- диде ул.
"Катнаш никахның уңай ягын да күрә белергә кирәк, ул егет бит кызны үз диненә тарта ала. Иң яманы - Аллаһыга ышанмаган кызга өйләнү. " Лә иләһә илләллаһ, мүхәммәдр расүлуллаһ” дип әйтеп тә, аның гамәлләрендә ихласлык күрмәсә, хәзрәтләрнең мондый никахтан баш тартырга хакы бар", - диде ул.

Әбү Яхъя бу мәсьәләләргә нисбәтле, гаилә корырга теләүче парлар өчен кайбер мәчетләрдә махсус курслар үтүен дә әйтеп узды.
"Егет белән кызга ислам турында, никах нечкәлекләре турында сөйлиләр. Диннең төбенә төшенә башлагач, күпләр никахтан баш тарта", - диде хәзрәт.

Башкаланың Галиев мәчете имамы Тимергали Юлдашев исә катнаш никах мәсьәләләрендә үз тәҗрибәсендә булган вакыйга белән дә уртаклашты.
“Биш-алты еллап бардыр, бервакыт никахка чакырдылар. Егет – мөселман, кыз христиан динендә. Зур-зур табыннар корганнар, кунаклар җыелган. Никах укучы хәзрәт оста психолог та булырга тиеш. Мәҗлес башланды, әмма кыз кая килгәнен, нишләргә кирәген дә аңламаган булса кирәк. Булачак иренең динен кабул итүгә кискен каршы, алай гына да түгел, Аллаһыга бөтенләй ышанмый. Зур-зур өстәлләр дә, кунаклар да калды. Торып киттем. Мондый шартта никах укылмый”, – диде хәзрәт.

Ул шулай ук никах укылсын өчен тиешле шартларны да кабатлап узды. Беренчедән, никах уку өчен егет белән кызның мөселман динендә булуы кирәк. Икенчедән, ике шаһитның булуы шарт. Өченчедән, балигъ булу (акыллы, үз гамәлләеңә җавап тота алу) һәм дүртенчесе - мәһәр. Әлеге шартларның берсе генә үтәлмәсә дә, никах укылмый.

“Шәригать кануннары буенча, егет христиан динендә булып, кыз мөселман икән, никах укылмый. Әгәр егет ислам динен кабул итсә генә, никах төзелә ала. Әмма ислам таләбе нигезендә, мөселман егетенә мөселман кызына өйләнү хәерлерәк. Без никах алдыннан яшьләргә бу хакта да сөйлибез, намусыгыз чиста, динегез дә, ышануларыгыз да бер дибез”, – ди имам.

Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, намаз укучы кыз бервакытта да христиан егетенә кияүгә чыкмый. Чөнки аның калебендә Аллаһыга эчкерсезлек, ул беренче чиратта үзенең динен ярата һәм күңеле белән шундый кеше эзли.

Катнаш никахлар белән килешмим. Ә бездә, рус егетләре татар кызларын, татар кызлары рус егетләрен сайлау модасы бар. Дөрес, соңгы елларда катнаш никахлар азая. Бу – шатлыклы күренеш. Бүгенге җыелуыбыз да катнаш никахларның иртәгәсе турында сөйләү, киләчәген мисаллар белән аңлату”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Галиев мәчете имамы сүзләренчә, мондый төрдәге фикер алышулар бик кирәк һәм әһәмиятле.
“Кайбер вакытта никахка кунак булып килгән өлкән кешеләр дә “Лә илаһә илләллаһ” (Аллаһтан башка иләһ юк) кәлимәсенең мәгънәсен аңламый. Аңлату эшләре – безнең өстә. Никах укырга килгән хәзрәт тә яшьләргә бәйнә-бәйнә аңлатырга тиеш. Никахның хәере, бәрәкәте турында сөйләргә кирәк. Юкса, мондый никах балсыз чәй эчү кебек була”, – диде.

ТР Диния Нәзарәтенең Яшьләр эшләре буенча баш белгече Тимур Истратий “Татар-информ” хәбәрчесенә мондый төр түгәрәк өстәлләр 3 ел элек башлануы хакында әйтте.
“Безнең бүлек спорт, социаль мәсьәләләрдән дә читтә калмый. Бүген яшьләребез бик акыллы, шуңа күрә аларны борчый торган проблемалар да бар. Мөселман яшьләре проблемалары тар даирәләрдә генә сөйләнмәсен, бер-берсе арасында да фикер алышып, уртак нәтиҗәләргә килсен, өлкәнрәк кешеләрнең үгет-нәсыйхәтләрен алсын иде дип телибез. Бу клубның оешу максаты да шунда. Өч сезон дәверендә без 100дән артык очрашу уздырдык. Төрле темаларга сөйләшүләр алып барылды. Берничә тапкыр әйләнеп кайткан мәсьәләләр дә бар. Өйләнү темасы шундыйлардан. Катнаш никах мәсьәләсе дә кискен тора. Ул проблемадан бигрәк, милләтара мәсьәлә булып торды.

Илебездә төрле милләт вәкилләре бар, шунлыктан кан кушылу бар ул. Әмма җәмгыятьтә шундый күренеш очрый икән, без аңа нинди дә булса форма табып, җавап бирергә тиешбез. Ул дөрес тә булсын, конфликтлар да чыкмасын. Шуңа күрә бу мәсьәләне тагын бер тапкыр фикер алышу мәйданына чыгарып, теләсә нинди ситуациядән чыгу юлы барлыгын төшендерергә телибез”, – диде белгеч.

Тимур Истратий сүзләренчә, мөселманнар башка диннәргә дә хөрмәт белән карый.
“ Әмма катнаш никах мәсьәләсе килеп килеп туса, мөселманнар белән без, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен ачыкларга тиешбез. Монда җыелып, башка диннәрне хурлап утырмыйбыз. Ә сорау алдында калган яшьләргә җавап табу юлларын күрсәтәбез”, – диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100